"Әдәби марафон" проекты Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан язучылар берлеге белән партнерлыкта, республика җитәкчелеге, күп санлы партнерлар һәм меценатлар ярдәме белән үткәрелә. 2017-2023 елларда аның беренче башлангыч сезоны үтте, беренче җиде әдәби марафон Татарстан китап нәшрияты белән берлектә үткәрелде.
Аның үз гимны бар, проект 2019 елда V Россиякүләм "Лидеры НКО" бәйгесендә I урын яулады. XVII-XX #әдәбимарафон проектлары 2021/2022 елда "Президентский фонд культурных инициатив" гранты/ярдәме белән оештырылды.
2024 елдан проектның яңа сезоны башлана.
I. "Әдәби марафон – 2024" этаплары
I этап. XXVI Әдәби марафон
- 23.12.2023 – 27.12.2023 (21:00 сәг.). Әдәби әйдаманлыкка гаризалар кабул итү. Исемлек формалаштыру (https://vk.com/adabimarathon).
- 27.12.2023 (21:00 сәг.) – 01.01.2024 (23:30 сәг.). Дөньякүләм Әдәби марафонда катнашуга гаризалар кабул итү (https://vk.com/adabimarathon).
- 01.01.2024 – 21.01.2024. XXVI Әдәби марафон (ВКонтакте социаль челтәре, татар интерфейсы булган башка социаль челтәрләр).
- 22.01.2024 – 31.01.2024. Финалистлар исемлеген игълан итү һәм XXVI Әдәби марафон нәтиҗәләре белән таныштыру (https://tat-i.net/tt/finalistlar-26, https://vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon).
II этап. XXVII Әдәби марафон
- 20.03.2024 – 24.03.2024 (21:00 сәг.). Әдәби әйдаманлыкка гаризалар кабул итү. Исемлекне киңәйтү (https://vk.com/adabimarathon).
- 24.03.2024 (21:00 сәг.) – 01.04.2024 (23:30 сәг.). Дөньякүләм Әдәби марафонда катнашуга гаризалар кабул итү (https://vk.com/adabimarathon).
- 01.04.2024 – 21.04.2024. XXVII Әдәби марафон (ВКонтакте социаль челтәре, "Миллион татар" милли проекты, татар интерфейсы булган башка социаль челтәрләр).
- 22.04.2024 – 31.04.2024. Финалистлар исемлеген игълан итү һәм XXVII Әдәби марафон нәтиҗәләре белән таныштыру (https://tat-i.net/tt/finalistlar-27, https://vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon).
III этап. XXVIII Әдәби марафон
- 18.06.2024 – 20.06.2024 (20:00 сәг.). Әдәби әйдаманлыкка гаризалар кабул итү. Исемлек формалаштыру (https://vk.com/adabimarathon).
- 20.06.2024 (21:00 сәг.) – 01.07.2024 (23:30 сәг.). Дөньякүләм Әдәби марафонда катнашуга гаризалар кабул итү (https://vk.com/adabimarathon).
- 01.07.2024 – 21.07.2024. XXVIII Әдәби марафон ("Миллион татар" милли татар социаль челтәре, ВКонтакте социаль челтәре).
- 22.07.2024 – 31.07.2024. Финалистлар исемлеген игълан итү һәм XXVIII Әдәби марафон нәтиҗәләре белән таныштыру (https://tat-i.net/tt/finalistlar-28, https://vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon).
IV этап. XXIX Әдәби марафон
- 20.09.2024 (21:00 сәг.) – 01.10.2024 (23:30 сәг.). Дөньякүләм Әдәби марафонда катнашуга гаризалар кабул итү (https://vk.com/adabimarathon).
- 01.10.2024 – 21.10.2024. XXIX Әдәби марафон (ВКонтакте социаль челтәре, "Миллион татар" милли проекты, татар интерфейсы булган башка социаль челтәрләр).
- 22.10.2024 – 31.10.2024. Финалистлар исемлеген игълан итү һәм XXIX Әдәби марафон нәтиҗәләре белән таныштыру (https://tat-i.net/tt/finalistlar-29, https://vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon).
II. Әдәби әйдаман
Әдәби әйдаман дип әдәби марафонда актив катнашучы, үзенең гаиләсен, якыннарын, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен әдәби марафонда катнашырга өндәүче, шул рәвешле, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү аша татар телен саклау һәм үстерүдә өлеш кертүче, ачык күңелле, максатчан, позитив фикер йөртүче, үзе артыннан башкаларны әйдәп барырга сәләтле, ныклы рухлы әдәби марафончы атала. Әдәби әйдаман булырга 14 яше тулган һәр әдәби марафончы дәгъва кыла ала.
Яңа сезонда Әдәби әйдаман:
- булу өчен аның командасында этапларның берсендә генә булса да ким дигәндә 10 әдәби марафончы булырга тиеш. Командада әдәби марафончылар саны күбрәк булган саен, әдәби әйдаманның рейтингы югарырак була һәм ул оештыручылардан күбрәк бонуслар алырга хокуклы.
- үзе артыннан райондашларын гына түгел, башка төбәкләрдән/илләрдән катнашучыларны да ияртә ала. Бер районнан берничә әдәби әйдаман булырга мөмкин. Әдәби әйдаман башка әйдаманнарның командаларындагы әдәби марафончыларны үзенә җәлеп итүне максат итеп куймый, үзенә әдәби марафончыларны дөньядагы 8 миллиардка якын кеше арасыннан үзенең лидерлык сыйфатлары (идарә итү осталыгы), кызыксындыру чаралары, харизмасы хисабына җәлеп итә. Шул ук вакытта, һәр әдәби әйдаман үзенең командасындагы әдәби марафончылар өчен чын лидер булырга өйрәнергә тиеш, аның командасындагы әдәби марафончыларда башка әдәби әйдаман командасына күчү теләге тумаска тиеш.
- әдәби марафоннарның һәркайсында 21 көн дәвамында актив катнаша. Әдәби марафон барышында үзүсеш өчен файдалы татарча әдәбият укый һәм алардан мәгънәле, эчтәлекле, мөһим өзекләрне генә үз аккаунтында урнаштырып бара. Үзенең катнашуы белән башкалар өчен үрнәк була.
- үзенең әдәби әйдаманы буларак сайлап алган әдәби марафончылар белән аралашу, аларга киңәшләр бирү, сорауларына җавап бирү, әдәби марафон белән бәйле мәсьәләләр буенча мөһим мәгълүмат ирештереп тору өчен үзенең ябык төркемен/берләшмәсен/чатын оештыра һәм үзенең әдәби марафончылары белән даими элемтәдә тора. Оештыру комитеты яңалыкларының әдәби марафончыларга үз вакытында ирештерелүе өчен җаваплылыкны әдәби әйдаман үз өстенә ала.
- Оештыру комитеты төзегән ябык төркемгә кертелә һәм Әдәби марафон проекты белән бәйле барлык мәгълүматны ел дәвамында шуннан ала (Әлеге ябык чатта шулай ук әдәби әйдаманнар өчен башка файдалы мәгълүматлар, мастер-класслар, тренинглар, язучылар берлеге вәкилләре белән туры элемтә һәм башка мөмкинлекләр булдыру күздә тотыла). Әдәби әйдаман әлеге чатта оештыручылардан үзен яисә үз командасындагы әдәби марафончыларны кызыксындырган һәр соравына җавап алырга хокуклы.
Ел ахырында әдәби әйдаманнарның эшчәнлекләре бәяләнә, эш нәтиҗәләре буенча әдәби әйдаманнар татар телен һәм әдәбиятын саклауда һәм үстерүдә керткән хезмәтләре өчен оештыручылар һәм аларның партнерлары тарафыннан бүләкләүгә лаек була.
Әдәби әйдаманнарның статуслары
Әдәби марафончылары саны буенча Әдәби әйдаманнарның үз рейтингы (статуслары) була. Һәр статусның үз бонуслары бар (ел дәвамында партнерлардан бүләкләр һәм бонуслар өстәлә барачак). Бу рейтингка керү өчен кимендә 10 әдәби марафончыны үз артыңнан ияртергә кирәк:
- 10-25 әдәби марафончы - башлаучы ә.ә. (һәр сезонда: бер тапкыр театрга чакырыла, 1 тапкыр музейга чакырыла, һ.б. статуска ярашлы партнерларның бонуслары)
- 26-50 ә.м. - тәҗрибәле ә.ә. (+ Казанда әдәби әйдаманнар җыелышында катнаша ала, статуска ярашлы партнерларның бонуслары)
- 51-75 ә.м. - оста ә.ә. (+ Казанда әдәби әйдаманнар җыелышында чыгыш ясый ала, статуска ярашлы партнерларның бонуслары)
- 76-100 ә.м. - көмеш ә.ә. (+ әдәби марафончылар өчен оештырылган туры эфирларда онлайн чыгыш ясый ала, статуска ярашлы партнерларның бонуслары)
- 101-200 ә.м. - алтын ә.ә. (+ язучылар белән үткәрелгән чараларда катнашу мөмкинлеге ала, статуска ярашлы партнерларның бонуслары)
- 201-500 ә.м. - платина ә.ә. (+ Татнетны үстерү фондының Попечительләр советында катнаша һәм үз фикер-тәкъдимнәрен ирештерә ала, статуска ярашлы партнерларның бонуслары)
- 501+ ә.м. - мега ә.ә. (+ Татнетны үстерү фондының Попечительләр Советы составына керергә тәкъдим ителә, статуска ярашлы партнерларның бонуслары)
Номинацияләр
- Әдәби әйдаман - 2024. Татарстан (иң актив әдәби әйдаман, Татарстан районнары арасыннан. 18+);
- Әдәби әйдаман - 2024. Россия (Россия Федерациясенең Татарстаннан читтәге төбәктә яшәгән иң актив әдәби әйдаман яисә Россиянең төрле төбәкләреннән иң күп әдәби марафончыларны иярткән Татарстанда яшәүче әдәби әйдаман);
- Әдәби әйдаман - 2024. World (Россия Федерациясеннән читтә яшәгән иң актив әдәби әйдаман яисә дөньяның төрле илләреннән иң күп әдәби марафончыларны иярткән Россиядә яшәүче әдәби әйдаман)
- Әдәби әйдаман - 2024. Юниор (иң актив яшь әдәби әйдаман, 14-18 яшь);
- Әдәби әйдаман - 2024. Остаз (үзе артыннан бик күп яшьләрне (18 яшькә кадәр яшүсмерләрне һәм балаларны), укучыларын иярткән әдәби әйдаман);
- Әдәби әйдаман - 2024. Әдип (иң актив язучы/шагыйрь/драматург - әдәби әйдаман).
Әдәби әйдаманның сәхифәсе һәркем өчен ачык, тиешенчә тутырылган һәм башкалар өчен үрнәк булырга тиеш. Әдәби әйдаман берләшмә (мәсәлән - китапханә) исеменнән/аккаунтыннан катнаша алмый!
III. Әдәби марафончы
Әдәби марафончы дип проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә (https://vk.com/adabimarathon) әдәби марафонда катнашырга теләк белдереп гариза калдырган һәм әдәби марафонның берсендә, берничәсендә яисә барысында да 20 яисә 21 көн дәвамында өзлексез катнашкан онлайн кулланучы атала.
Әдәби марафонда катнашу һәм әдәби марафонның финал өчен:
- үзеңә әдәби әйдаман сайларга;
- ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәдәге әдәби марафон башлану турында анонска комментарийларда түбәндәге мәгълүматларны күрсәтеп, катнашырга теләк белдереп комментарий калдырырга:
- "+" тамгасы;
- ФИО тулысынча (мәсәлән: Гатауллин Раил Мәүлет улы);
- яшәгән ил/төбәк/район/шәһәр (мәсәлән: ТР Казан шәһәре);
- тулы яшь (мәсәлән: 46 яшь);
- @ тамгасы белән әдәби әйдаман (мәсәлән, @belem);
- әдәби марафон проекты барышында уку өчен әдәби китап(лар) әзерләп куярга;
- 20-21 көн дәвамында сайлап алынган китап(лар)ны укый барырга һәм укылган мәгънәле/кызыклы өзекләрне өч атна дәвамында көн саен үзеңнең ВКонтакте (яисә татар интерфейслы башка социаль челтәр) аккаунтыңда #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге хэштеглары белән урнаштыра барырга;
- проектның һәм оештыручыларның аккаунтларына (https://vk.com/adabimarathon, https://vk.com/tatnet, https://t.me/adabimarathon, https://vk.com/yazuchilar) язылып, яңалыклардан хәбәрдар булып торырга кирәк.
Әдәби марафон барышында туган сорауларга җавапларны һәр әдәби марафончы үзенең әдәби әйдаманыннан алырга хокуклы.
Әдәби марафончы, 21 көн дәвамында уңышлы катнашкач, финалист анкетасын тутыра һәм финалистлар исемлегенә кертелә. Һәр әдәби марафончыга марафон номерыннан һәм исемлектәге тәртип номерыннан торган ID (идентификацион номер) беркетелә, әлеге номер финалист дипломында күрсәтелә һәм әдәби марафончының дөньякүләм проектта уңышлы катнашуын дәлилли.
Әдәби марафончы үзе дә иҗат итәргә һәм 1 яисә 2 әсәрен "Әдәби марафон" әдәби альманахына тәкъдим итәргә хокуклы, ә редакция коллективы әлеге иҗади эшләрне кабул итә һәм, иҗади әсәр уңышлы дип табылган очракта, әлеге әсәр(ләр) әлеге альманахта урын ала. Альманах елга 1 тапкыр (елның ахыргы кварталында) нәшер ителә, анда шул елның әдәби марафон(нар)ында катнашучылар гына үз иҗатларын урнаштыра алалар.
Ел дәвамында үткәрелгән әдәби марафоннарда катнашу саны күбрәк булган саен, әдәби марафончының рейтингы югарырак була.
IV. Әдәби марафон партнеры
Әдәби марафон партнеры дип әдәби марафон проектына финанс ярдәм яисә матди ярдәм күрсәтүче физик яисә юридик зат атала.
ps. 27.12.2023 кадәр бу биттә мәгълүмат яңартылачак, кагыйдәләр камилләшәчәк