Укый:
Иркәм белән икебез -
Пар алмадай битебез;
Чөкердәшеп, гөрләшеп,
Утырабыз серләшеп.
Иркәм минем бик күркәм,
Яратмый дип, юк үпкәм;
Керфекләре - гөл генә.
Түбән карый гел генә.
Кыйгач аның кашлары,
Матур чәч тарашлары.
Барысыннан да бигрәк
Үтерә карашлары.
Ул ягымлы елмая,
Утырган да каршыма,
Ләкин шунсы ошамый -
Әллә кая ашкына.
Һаман карый сәгатькә,
Утырган күк сәнәккә.
"Күп утырдым, җитәр, - ди, -
Соңаям, - ди, - китәм", - ди.
Үч иткән күк, сәгате
Кая чаба — җен белсен!
Абау, ямьсез сугуы,
Чиркәү кага диерсең.
Мин ялынам: - "Китмә, - дим, -
Әле вакыт иртә", - дим.
Иркәм карый сәгатькә,
"Китәм, вакыт үтә", - ди.
Мин түзмәдем, ахрысы,
Бар сабрымны югалттым.
Барып, юләр сәгатьнең
Телен тартып туктаттым.
"Бәхетлеләр сәгатькә
Карамыйлар, аппагым!" —
Шулай итеп, без сизмәдек
Кызарып таң атканын.
Сентябрь, 1943