Укый:
Туксан яше тулды Фарук картның;
Йокысыннан беркөн уянып,
Утырды да ике кулы белән
Башын тотып, озак уйланып,
Әйтте картым: «Җитәр, күп яшәдем,
Кирәк әзрәк оят белергә...
Вакыт инде гүрне кайгыртырга,
Мин килмәгән җиргә гомергә.
Вакыт инде дөнья ләззәтләрен,
Михнәтләрен читкә ташларга;
Түшәгемә ятып тыныч кына
Соңгы көнне уйлый башларга».
Шулай диде дә ул, чыгып китте,
Табут ясатырга остага.
Чәч алучы белән табутчының
Ишекләре - бер үк тупсада,
Керим, диеп табут остасына
Борылганда, сул як ишектән
Килеп чыкты бер кыз - ал яңаклы,
Ак халаттан, кызыл читектән.
Күзләрендә - яшьлек, ямь, матурлык! -
Нинди йөрәк күреп сөенмәс!
Нинди картлык аңа тезен чүкмәс,
Нинди үлем каушап чигенмәс!
Кабындырды кызның күз карашы
Туксан яшьлек туңган йөрәкне.
Кыз эндәште көлеп, шаян гына:
— Нихәл, бабай? Табут кирәкме?
— Юк, табутка, кызым, иртә әле,
Үлем тотмый әле якамны.
Сакал басты, иркәм, бераз гына
Төзәтәсе иде сакалны...
Декабрь (?), 1943