I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан, "Белем.ру" порталы мөмкинлекләрен кулланып оештырыла (оештыру комитеты составы әлегә тулысынча формалашмаган, оештыру комитетына ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һ.б. Татарстан оешмалары керер дип көтелә).
1. Бәйгенең максаты һәм бурычлары:
- халыкта һәм интернет челтәре кулланучыларында татар классикларының (язучылар, шагыйрьләр, драматурглар) тормыш юлына һәм иҗатына, “әдәби җәүһәрләр” дәрәҗәсендәге әсәрләренә карата кызыксыну уяту;
- интернет челтәре һәм китапханәләр челтәре ярдәмендә татар классиклары һәм аларның әсәрләре белән таныштыруны оештыру;
- татар язучыларын, драматургларын һәм шагыйрьләрен, аларның әсәрләрен киң катлау халыкка таныту;
- татар әдәбияты классикларының тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен белгән, татар әдәбиятын сөйгән китап укучыларны таныту, аларның уку эшчәнлеген югары дәрәҗәдә бәяләү.
2. Бәйгене үткәрү тәртибе.
Бәйге ел саен сентябрь аенда башланып китә, 2 турдан (этаптан) тора. Беренче этап сентябрь-март айларында, икенче этап апрель аенда үткәрелә - Туган тел көне (26 апрель) алдыннан бәйгегә нәтиҗәләр ясала.
Беренче этапның һәр ае (сентябрь - март) билгеле бер мәшһүр татар классигына багышлана. Бу уңайдан татар интернет-проектларында татар әдәбиятын сөючеләр өчен сайлап алынган татар әдибе һәм аның иҗаты белән бәйле мәгълүмати ресурслар урнаштырыла, Татнетның төрле чыганакларына (электрон китапханәләргә һ.б. интернет-ресурсларга) сылтамалар бирелә. Параллель рәвештә Татарстан һәм Россия китапханәләрдә әдипнең биографиясе белән танышу, аның китапларын һәм әсәрләрен уку мөмкинлеге булдырыла. Татарстан язучылар берлеге тарафыннан төрле чаралар үткәрелә.
Беренче этапта һәр айның соңгы көнендә "Белем.ру" порталында ай әдибенең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган онлайн-викторина (махсус онлайн-тест) үткәрелә. Викторина сораулары Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, татар әдәбияты галимнәре тарафыннан төзелә. Викторинада катнашу өчен порталда теркәлергә һәм кыска вакыт арасында викторина сорауларына җавап бирергә кирәк булачак. Нәтиҗәләр ясалганда, дөрес бирелгән җаваплар саны һәм викторинаны үтү өчен сарыф ителгән вакыт исәпкә алына. Ай саен викторинада катнашучылар арасыннан 3 иң яхшы татар әдәбиятын сөюче китап укучы сайлап алына, беренче урын алган катнашучы финал турына үтә. Апрель аенда узачак финал турында 7 финалист катнашачак.
Бәйге Россия Федерациясе күләмендә үткәрелә, катнашу өчен яшь чикләүләре юк. Өлкәннәр белән беррәттән мәктәп укучылары да, студентлар да “татар әдәбиятының җәүһәрләрен иң яхшы белгән, татар әдәбиятын сөйгән китап укучы” исеме өчен көч сынаша ала.
3. Бәйгегә нәтиҗәләр ясау.
Беренче турда җиңгән 3 татар әдәбиятын сөюче китап укучыга махсус сертификатлар, оештыручыларның һәм иганәчеләрнең бүләкләре бирелә. Викторинада катнашып 50% тан артык дөрес җавап биргән катнашучыларга номерланган электрон сертификатлар тапшырыла, аларның исемлеге белән "Белем.ру" порталында танышу (сертификатның дөреслеген тикшерү) мөмкин булачак. 2015-2016 елларда электрон сертификатны соратып алу бәясе нибары 100 сум күләмендә билгеләнгән, бәйгенең рәсми төп иганәчесе булган очракта электрон сертификатлар, гомумән, бушлай биреләчәк.
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенә нәтиҗәләр апрель аенда, бәйгенең финал турында ясала. Финалистлар язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, татар әдәбияты галимнәре каршында сынау тотачаклар, "Яңа гасыр" телеканалында үткәрелгән телешоуда - туры эфирда үзләренең татар әдәбиятын белү дәрәҗәләрен күрсәтәчәкләр, дип планлаштырыла.
Финал өлеше биремнәре беренче этапта сайлап алынган татар классикларының, шул исәптән Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле рәвештә формалаштырыла.
Финал турының биремнәрен башкарып чыккан иң яхшы татар әдәбиятын сөючегә “Әдәби җәүһәрләр” россиякүләм бәйгесенең җиңүчесе исеме бирелә, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Финалда катнашучылар барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр.
I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең сентябрь ае туры күренекле татар драматургы һәм актер Таҗи Гыйззәткә (15.09.1895 - 1955) багышлана.